menu
Фәндәс Сафиуллин
Fendes Safiullin.jpg
Туган телдә исем Фәндәс Шакир улы Сафиуллин
Туган 17 август 1936 (84 яшь)
Мәлбагыш авылы, Азнакай районы
Яшәгән урын Чехов урамыКазан[1]
Милләт татар
Әлма-матер Сарытау ракета гаскәрләренең югары командалык-мөһәндислек укуханәсе[d] һәм филологический факультет БГУ[d]
Һөнәре җәмгыять эшлеклесе, сәясәтче, публицист
Сәяси фирка Отечество — Вся Россия[d]
Бүләк һәм премияләре ССРБ КК полковнигы
Сайт fandas-safiullin.ru (архивный)

Фәндәс Шакир улы Сафиуллин — татар җәмгыять эшлеклесе, Татарстан һәм Русия сәясәтчесе. Татарстан Дәүләт шурасы һәм Русия Дәүләт Думасы депутаты булып эшләгән иде.

Тәрҗемәи хәле

1936 елның 17 августында Азнакай районыМәлбагыш авылында дөньяга килә. Бөгелмәдә унъеллык мәктәпне тәмамлый.

Хәрби хезмәттә

1954-1988 елларда Совет гаскәрендә хезмәт итә. Сарытау танк училищесын тәмамлый, Беларус дәүләт университетының философия факультетын. Соңгы хәрби вазифасы – Казан ракеталар гаскәренең югары инженер командирлар училищесында баш укытучы, доцент. Хәрби званиесе – полковник.

Парламент эшчәнлек

Ике тапкыр – 1990 һәм 1995 елларны Татарстан парламентына халык депутаты итеп сайлана. 1999-2003 елларны Русия Дәүләт Думасы депутаты, Халыкара эшләр буенча Комитет әгъзасы, шулай ук геополитика, Чичәнстан хәлләрен килештерү комитетлары әгъзасы.

Пленар һәм даими утырышларда 136 чыгыш ясый. Чыгышларында 5 төп сәяси таләпне куя:
1. илнең икътисади көндәшлек сәләтен саклау һәм үстерү;
2. табигый ресурсларны халыкның һәм киләчәк буыннарның файдасына куллану;
3.Кече һәм уртача эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәмен күрсәтү һәм чиновникларның тыкшынмавын тәэмин итү;
4. Азык-төлек иминлекне тәэмин итү, игенче хезмәтенә мөнәсәбәтне үзгәртү;
5. Җәмгыятьнең физик, рухи, әхлакый тазалыгын кайтару.

Фәндәс Сафиуллин Русиянең федерализм төзелешен үстерүне, милли республикаларның халәтен саклау; Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрен яклауны, хокук вә вазифаларын; Русия халыклары арасындагы тынычлыкны һәм татулыкны яклап чыга.

Сылтамалар

  • шәхси сайт (рус.) - Татарстан кулланучыларына провайдерлар тарафыннан керү чикләнгән

Чыганак: https://tt.wikipedia.org/wiki/%