menu

Дамир Сираҗиев

Д.Сираҗиев.jpg
Туган телдә исем Раид Равил улы Сираҗиев
Туган 17 сентябрь 1954
Зур Подберезье авылы
Үлгән 17 декабрь 1998 (44 яшь)
Казан
Милләт татар
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d] һәм Казан театр укуханәсе
Һөнәре театр режиссеры
Бүләк һәм премияләре Муса Җәлил премиясе (1989)

 

Дамир Сираҗиев — татар сәхнәсенең зур һәм талантлы режиссеры, татар милли хәрәкәтенең активисты, ТР Югары Советының депутаты (1990-95), «Татарт» ширкәтен һәм «Җыен» татар мәдәниятен үстерү фондын оештыручы.

Тәрҗемәи хәл

Д. Сираҗиев репетициядә

Дамир Сираҗиев 1954 елның 17 сентябрендә Татарстанның Подберезье район үзәгендә (хәзер Кайбыч районы) хезмәткәр гаиләсендә туа. 2 яшьтән Чиләбе шәһәрендә яши.

1974 елда Казан театр училищесын1980 елда Мәскәүдә ГИТИСның режиссура факультетын тәмамлый. Диплом спектакле итеп Татар дәүләт академия театрында татар-кыргыз драматургы Мар Байҗиевның(рус.)татар. «Кияү белән кәләш» исемле тирән психологик драмасын сәхнәләштерә. Спектакльдә төп линияне төзеп, пьеса геройларының күңелләрендә тирән яшеренгән уйларын ачып сала белүе режиссерның зур талантын исбатлады.

19821983 ел сезонында ул Казан (рус) яшь тамашачылар театрында эшли.

Соңыннан Академия театрында режиссёр. Ю. Сафиуллинның "Алмазбулат", М.Садыкованың «Бәхетлеме син?», М. Гыйләҗевнең беренче сәхнә әсәрен — «Рәхәт яшибез!»не, поляк драматургы K. Хоинскийның «Җәһәннәм биюе» исемле яшьләр проблемасына багышланган пьесасын куя. Сираҗиевның иң зур уңышы – Ч. Айтматовның «Ахырзаман» романы буенча куелган спектакле. Трагик мөнәсәбәтләрнең төгәл эшләнеше белән көчле тәэсир ясаган бу әсәрдә артистлар Зөлфирә ЗариповаНариман ГарифуллинӘзһәр ШакировШамил Бариевның иҗади мөмкинлекләре яңа яктан ачылды.

«Ахырзаман» спектаклен Мәскәүдән килгән комиссия махсус сайлап алып, язып киткән. 1990 елның сентябрендә ул ССРБ Үзәк телевидениесендә кичке вакытта, «Вакыт» тапшыруы тәмамлангач эфирда тапшырыла. «Җәһәннәм биюе» спектакле 1989 елны Татарстан телевидениесенннән күрсәтелә, ләкин язмасы фондта ни сәбәптәндер сакланмаган.

1989 елда Сираҗиев Тинчурин театрына баш режиссёр итеп билгеләнә. Анда ул асылда халыкчан комедияләр куя — Хәй Вахитның «Ике килен-килендәш», Р. Вәлиевнең «Әй, машина, машина», «Әйдә барыйк, кызлар карыйк», Г. Һаҗибәковның «Аршин мал ала»н һәм M. Фәйзинең «Галиябану» драмасын сәхнәләштерә.

Ачык һавада рок-опера кую

1990 елның 25-26 августында, Болгар дәүләтенең мөселман динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап Казанның Үзәк стадионында Дамир Сираҗиев махсус лазер-шоулы тамаша оештыра. Жанры буенча рок-опера, музыкасын композитор Мәсгудә Шәмсетдинова язды, төп партияне җырчы Альберт Әсәдуллин башкарды. Бу эш мөфти Тәлгать Таҗетдин фатихасы белән башкарыла.[1]

Шундыйрак тамаша 1991 елның 20 —июнендә Казан Кирмәне тирәсендә оештырыла. Бу юлы Мәсгудә Шәмсетдинованың «Сөембикә кыйссасы» музыкаль әсәре кулланыла. Анда, караңгы төшә башлауга, Казанны яулауны, аны саклаучылар каршылыгын, диварлар шартлау, мөдһиш «каратуннар» баскынын, аннары нарасыен күкрәгенә кыскан Сөембикәнең әсир алынуын, сөргенгә озатылуын гәүдәләндергән күренешләр күз алдыннан кичте, аннары тагын туплар шартлады.[2]

Җәмәгать һәм сәясәт эшчәнлеге

1991 елның мартында Сираҗиев театрдан бөтенләйгә китә. Гомерен эшмәкәрлек белән сәясәткә багышлый. ТР Югары Советының 1990-95 еллар чакырылышы депутаты буларак мөстәкыйльлекне яклый.

Үзенең «Татарт» исемле шәхси ширкәтен оештыра. Д. Сираҗиевның дәүләт, хөкүмәт җитәкчеләре белән уртак тел таба алуы шик тудырмый. Бигрәк тә ул вакыттагы хөкүмәт башлыгы Мөхәммәт Сабиров теләктәшлек күрсәтә аңар.

Миркасыйм Госманов, башка татар галимнәре белән бергәләп «Җыен» татар мәдәниятен үстерү фондын оештыра. Фонд алдына куелган бурычлардан башкарылган беренче эш сыйфатында 1990 елда Михаил Худяков китабының яңа басмасы чыгарган. 1991 елда Карл Фуксның татарлар хакындагы хезмәтләрен җыеп, «Казанские татары» исемендә аерым китап рәвешендә чыгарылды. Китапка галимнең төп ике әсәре: «Краткая история города Казани» һәм «Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях» дигән хезмәтләре кергән. «Җыен» фонды 2005 елда Карл Фукс хезмәтләренең күпкә тулырак җыентыгын бастырып чыгарды. Элекке китабы нибары 210 биттән генә гыйбарәт булса, соңгысы 480 битле булып, галимнең тормыш юлына, эшчәнлегенә караган документлар, фоторәсемнәр белән истәлекләрне дә эченә алган.

Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр

Истәлек

«Җыен» фонды 1999 елдан башлап театр өлкәсендә казанышлар өчен Дамир Сираҗиев истәлегенә ел саен аның исемендәге премия тапшыра.

Моны да карагыз

Чыганаклар

Искәрмәләр

  1.  http://musulman.su/index.php/---/tatar-islamru/2107-2010-12-31-12-54-27.html
  2.  Миркасыйм Госманов Режиссер хыялы һәм кырыс чынбарлык

Чыганак: https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%94%D0%B