menu
Рафаил Хәким
Рафаил Хәким.jpg
Туган телдә исем Рафаил Сибгат улы Хәкимов
Туган 12 февраль 1947 (73 яшь)
ССРБРСФСРТАССРКазан
Яшәгән урын Чехов урамыКазан
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре язучы, сәясәтче, фән эшлеклесе.
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Балалар кызы Камилә (?—2011)
улы
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен ордены
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d] һәм фәлсәфә фәннәре нәмзәте[d]
Гыйльми исем: дасынт[d]

 

Рафаил Сибгат улы Хәкимов – язучы, сәясәтче, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты мөдире.

Биография

Рафаил Сибгат улы Хәкимов 1947 елның 12 февралендә Казанда күренекле шагыйрь Сибгат Хәким гаиләсендә туа. Казан университетының физика факультетын тәмамлаганнан соң, ул 1971-1973 елларда Татарстан транспорт идарәсенең проектлау бюросында өлкән инженер булып эшли.

1973-1981 елларда Р.С.Хәкимов Казан университетында эшли: башта ассистент, аннары кафедра мөдиренең урынбасары була, кандидатлык диссертациясен яклый. 1981 елда ул Казан дәүләт мәдәният институтына күчә: философия кафедрасы мөдире, фәнни эшләр буенча проректор була.

1989-1991 елларда Р.С.Хәкимов КПССның Татарстан өлкә комитетында идеология бүлеге мөдиренең урынбасары, аннары КПССның Татарстан Республика комитетында идеология комиссиясе рәисенең урынбасары була. 1991 елдан ул Татарстан Республикасы Президентының фән, халык мәгарифе, мәдәният һәм сәламәтлек саклау мәсьәләләр буенча киңәшчесе. Шул ук вакытта ул 1996 елда ТР Президентының Указы нигезендә Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры итеп билгеләнә.

Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Декларация, ТР Конституциясе, Татарстан һәм Русия арасындагы Шартнамә кебек тарихи документларының барлыкка килүендә Р.С. Хәкимовның тырышлыгы, катнашы һәм йогынтысы зур була. 1995-1997 елларда ул ТР Президенты М.Ш.Шәймиев инициативасы белән барлыкка килгән, советлар хакимиятеннән соңгы конфликтларны җайга салу буенча «Һаага башлангычы» халыкара программасын оештыручы була. Казанда аның җитәкчелегендә «Русиядә һәм АКШта федерализмның сәяси-хокукый нигезләре» дигән темага халыкара фәнни-гамәли конференция булып уза. Р.С.Хәкимовны Русиядә дә, чит илләрдә дә сәясәтче буларак таныйлар, зур-зур киңәшмәләргә чакыралар.

Рафаил Сибгат улы – танылган сәясәтче генә түгел, ә күренекле галим дә. Ул җитәкчелек итә торган Тарих институты дөньякүләм сибелеп яшәгән татар халкының бербөтен тарихын иң борынгы төрки катламнардан алып бүгенге дәүләтчелегебезгә кадәр үз эченә алган 7 томлы китап рәвешендә әзерләп, бастырып чыгарырга әзерли. Бу эштә Тарих институты координацияләү үзәге булып тора. Татар тарихын язуда, Казан галимнәреннән тыш, МәскәүСанкт-ПетербургМахачкалаАКШГерманияУкраинаКазакъстан һ.б. шәһәр, ил тарихчылары да катнаша.

Р.С.Хәкимов – ТРның атказанган фән эшлеклесе, федерализм мәсәләләренә, этник мөнәсәбәтләргә багышланган монографияләр, күпсанлы мәкаләләр авторы.

Иҗат

Рафаил Хәким "Кто ты, татарин?" китабының авторы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Шулай ук карагыз

Wikiquote-logo.svg

Викиөзек эчендә Рафаэль Хәкимов темасы буенча бит бар

Portal icon Шәхесләр порталы

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1.  Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты сайтында

Чыганак: https://tt.wikipedia.org/wiki/%