menu

Разил Вәлиев

Разил Вәлиев.jpg
Туган телдә исем Разил Исмәгыйль улы Вәлиев
Туган 4 гыйнвар 1947 (73 яшь)
Татарстанның Түбән Кама районының Ташлык авылы
Яшәгән урын Чистай урамыКазан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер А. М. Горький ис. Әдәбият институты
Һөнәре язучы, җәмәгать эшлеклесе, дәүләт эшлеклесе
Җефет Алия Вәлиева, табиб[2]
Балалар Сөембикә Җиһаншина
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2007)
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

 

Разил Вәлиев (тулы исеме Разил Исмәгыйль улы Вәлиев) — татар язучысышагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйреТатарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2007), Татарстанның М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Русия Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы. Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы (2017). Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы. Ингушетия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе[3].

Биография

Разил Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама (элеккеге Ширәмәт) районы Ташлык авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала, Түбән Кама урта мәктәбен 1965 елда тәмамлый. Шул ук елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Ике курсны тәмамлагач, Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүгә барып, әдәбият институтында белем ала.

1972-1981 елларда Р. Вәлиев «Ялкын» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, әдәби бүлек мөдире, җаваплы сәркатибе вазифаларын башкара. 1981-1984 елларда ул Чаллы Язучылар оешмасының сәркатибе, 1984-1986 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе урынбасары, 1986-2000 елларда Татарстан Республикасының Милли китапханә директоры булып эшли.

Разил Вәлиев шагыйрьязучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе буларак танылды. Аның «Зәңгәр кабырчыклар» (1971), «Яшен тамыры» (1977), «Ядкарь» (1987), «Бер алманы бишкә бүләек» (1992), «Кышкы учак» (1994), «Сүзләрдән дисбе» (1996) шигырь җыентыклары; «Эт кояшы», «Яшисе килә» (1982) һ.б. повестьлары һәм «Мирас» (1990) романы дөнья күрде. Әдипкә «Яшисе килә» повесте һәм популяр җырлары өчен 1982 елда Муса Җәлил исемендәге Республика бүләге тапшырылды.

Разил Вәлиевнең иҗаты драматургия белән дә бәйле. Аның «Әйдә барыйк, кызлар карыйк!» (1988-1989), «И машина, машина, җитте минем башыма» (1990), «Куркыныч уен» («Шомбай», 1989) һ.б. пьесалары 4 томда басылып чыккан «Сайланма әсәрләр»дә (1999— 2000) урын алды. Р. Вәлиев пьесаларына куелган спектакльләр К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында, шулай ук республиканың башка театрларында уңыш казанды.

Разил Вәлиев киңкырлы эшчәнлеге өчен «Планетада цивилизацияне, яшәешне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен» халыкара көмеш медаль белән бүләкләнде.

Разил Вәлиев — Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (19901997), Русия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (1997), Татарстан Югары Советы депутаты (1990-1995), 1995 елдан Татарстан халык депутаты, 2000-2019 елларда Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе.

Ул — 1979 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Сәяси эшчәнлек

Татарстан Югары Советы депутаты (1990-1995), 1995 елдан Татарстан халык депутаты, 2000-2019 елларда Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе.
Искәрмәләр[
үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1.  Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
  2.  Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Вәлиев Разил Исмәгыйль улы. ТР ФА сайты
  3.  Халык шагыйре һәм халык язучылары саны артты
  4.  Казан утлары, 2017 ел, № 3, 191нче биттә

Чыганак: https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%