menu
Туфан Миңнуллин
Tufan minnullin.jpg
Туган телдә исем Туфан Габдулла улы Миңнуллин
Туган 25 август 1935
Олы МәрәтхуҗаКама Тамагы районыТатарстан
Үлгән 2 май 2012 (76 яшь)
КазанТатарстан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Әлма-матер М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе[d]
Һөнәре сценаричыавтырязучысәясәтче
Җефет Нәҗибә Ихсанова,
Балалар Әлфия Миңнуллина-Юнусова
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеК. С. Станиславский исемендәге РСФСР Дәүләт премиясеРФ атказанган сәнгать эшлеклесеТР атказанган сәнгать эшлеклесеТР халык язучысыТР каршындагы казанышлары өчен ордены
«Хөрмәт Билгесе» ордены
Сайт http://www.TufanMinnullin.com/

 

Туфа́н Габдулла́ улы Миңну́ллин (1935 елның 25 августыОлы Мәрәтхуҗа — 2012 елның 2 маеКазан) — күренекле татар драматургыязучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче. ТР Дәүләт Шурасы депутаты, Дамир Сираҗиев премиясеМуса Җәлил премиясеГ. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Казанның шәрәфле ватандашы. Татар драматургиясен, татар театрын ССРБ халыклары дәрәҗәсенә күтәргән классик драматург[1].

Туфан Миңнуллин — 1984-19891989-1991 елларда ТАССР Югары Советы; беренче (1995-1999), икенче (1999-2004), өченче (2004-2009) һәм дүртенче (2009-2014) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Ул дәүләт дәрәҗәсендә татар телемәдәнияте проблемаларын күтәреп, Дәүләт шурасында һәрдаим татар телендә чыгыш ясаучы азсанлы депутатларның берсе була[2].

Тормыш юлы

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Туфан Миңнуллинда әдәби зәвык тәрбияләүдә әтисенең тәэсире зур була. Чыгышы белән ул — Казан кешесезаманында Гафур Коләхмәтовтан белем алган. Алар укыган мәктәпкә Тукайның килүе, яхшы укучыларга китаплар өләшүе кебек истәлекләрен улына кат-кат сөйли.

Габдулла агай, гомумән, кызыклы шәхес була, аның тормыш юлы да катлаулы һәм кызыклы: дары заводы эшчесе Габдулла Миңнуллин 20 нче елларда авылга китә, авыл Советы секретаре булып эшли. Ул анда беренче мәртәбә радио керткән, велосипед алып кайткан. Беркадәр вакыт күмәк хуҗалык рәисе булып эшләгән. Габдулла агай үгет-нәсыйхәтле шигырьләр язган, әкиятләр чыгарган. Малаена шул елларда дөнья шаулаткан шагыйрь исемен кушуы да аның әдәбиятка гашыйк булуын күрсәтә.

Белем алу

Башлангыч белемне авылларында алгач, Туфан күрше Олы Салтык авылында җидееллык, Олы Карамалыда (язучы Ибраһим Гази авылы) унъеллык мәктәптә укый. Стена гәҗитләре чыгаруда бик теләп катнаша, аларда өйрәнчек шигырьләрен бастыра. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлый. омтылыш һәм әдәбиятка мәхәббәт Т. Миңнуллинны Казан университетына алып килә. Әмма сугыштан соңгы авыр еллар, гаиләгә ярдәм итү кирәклеге яшь егетнең тормыш юлына үзгәрешләр кертә: ул туган авылына кайта, төрле эшләрдә эшли. Олы Кариле һәм Кама Тамагы авылларында төрле урыннарда хисапчы хезмәтен башкара. Казанда бухгалтерларны әзерләү курсларында укый, соңыннан комсомол юлламасы белән Казакъстанның Кустанай өлкәсендәге бер совхоз кооперациясендә баш бухгалтер булып эшли.

1956 елда университетка кабат килә, ләкин укый башлагач Мәскәүгә, театр училищесына укырга китеп бара. Шулай итеп, 1956 ел|1956-1961 елларда Туфан Миңнуллин Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый. Т.Миңнуллинның әдәби иҗат белән чынлап торып шөгыльләнә башлавы да Мәскәүдә укыган елларга туры килә. Дөрес, ул язганнарын бастырырга ашыкмый, «Насыйбулла боткасы» дигән һәм башка шундый, кулдан тегеп эшләнгән «китаплар чыгару» белән чикләнә. Шулай да инде киләчәк өчен шактый «мая» туплана; мәсәлән, «Азат» исемле соңыннан аерым китап булып басылып чыккан әкият-пьесасы шул елларда ук язылган. Щепкин исемендәге театр училищесының 1961 елгы чыгарылышы яшьләре (бүгенге танылган сәхнә осталары Ринат ТаҗетдиновРавил ШәрәфиевӘзһәр ШакировНәҗибә ИхсановаНаил ДунаевГөлсем Исәнгулова һ.б.) белән бергә, Т. Миңнуллин да Казанга кайта.

Аны тәмамлап кайткач, башта Минзәлә драма театрында, аннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли. 1964-1967 елларда – Казан телестудиясендә мөхәррир, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр эшендә. 1968 елдан Т.Миңнуллин әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1975-1977 елларда Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укып кайта.

Әмма яшьтән үк тынгылык бирмәгән, студентлык елларында инде төн йокыларын качырган «язучылык җене» аңар уен сәнгате белән чын-чынлап шөгыльләнергә ирек бирми: журналистикага күчеп, «Чаян» журналындаКазан телевидениесендә эшли. Аның юмористик сәләте ачылып китә, шактый санда көлкеле хикәяләр һәм «уклы-камчылы» фельетоннар яза, кече күләмле сәхнә әсәрләре иҗат итә.

Шулай итеп, беренче карашка, Т. Миңнуллин — әдәбият һәм театр мохите тәрбияләп үстергән талант. Театр училищесында уку һәм Г.Камал театрында эшләү еллары, аннары телевидение һәм «Чаян»да эшләү чоры аны әдәбиятның авыр төрләреннән булган драматургияне үзләштерү өчен әзерлиләр. Ул сәхнә сәнгате серләренә төшенә, аның үзенчәлекләрен, тамашачы белән бәйләнеш булдыру өчен нәрсәләр кирәген белергә өйрәнә. Әмма бу талантның ачылып китүендә, мул җимешләр бирә башлавында тормыш, аны яхшы өйрәнү, кешеләрне белү, аңлый алу — төп сәбәпчеләрдән берсе. Т. Миңнуллинның беренче пьесаларына ук заманны һәм кешеләрне аңлау, көн сорауларына, заман агышына сизгерлек хас. Боларын исә иҗат кешесендә тормыш үзе булдыра һәм үстерә.

Туфан Миңнуллин 2012 елның 2 маенда Казан хастаханәсендә якты дөнья белән хушлаша[3]. Аны соңгы юлга озату мәрасиме 3 май көнне Камал театрында уза[4]. Әдип Казанның Яңа бистә зиратында җирләнә[5].

Иҗаты

Туфан Миңнуллин әдәбиятка 1960 еллар башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән килә. Аның әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлавы Мәскәүдә укыган елларына туры килә.

Бераздан зурлар өчен чорның актуаль мәсьәләләрен күтәргән, аны драматург итеп таныткан күләмле драмалар иҗат итә башлый. 1962 елны Туфанның «Безнең авыл кешеләре» исемле өч пәрдәле комедиясе — Минзәлә драма театрында, балалар өчен язылган «Азат» исемле пьеса-әкияте Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм тамашачыларның игътибарын җәлеп итә. 1967-1969 елларда Татарстанның Әлмәт дәүләт театрында — «Күрше кызы», Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында — «Миләүшәнең туган көне», ә Татарстан республика Күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә «Нигез ташлары» һәм «Йөрәк янар өчен бирелгән» исемле яңа пьесалары куела. Шул вакытларда Туфан Миңнуллин әдәби тәнкыйтьтә өлгергән драматург буларак телгә алына башлый.

Сәяси эшчәнлек

Туфан Миңнуллин Дәүләт Советында үзенең соңгы чыгышын ясый, 26 апрель, 2012 ел.

Туфан Миңнуллин — 1990 еллардагы милли хәрәкәт активисты. Татарстан суверенитетынтатар теленең дәүләт статусын яулап алуда аның өлеше зур.

1984 елда ул беренче тапкыр Татарстан АССР Югары Советына сайлана (1984-1989). 1989-1991 елларда ул кабат депутат булып эшли. Туфан Миңнуллин беренче (1995-1999), икенче (1999-2004), өченче (2004-2009) һәм дүртенче (2009-2014) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат итеп сайланды.

Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы, «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы булып торган иде.

Туфан Миңнуллин депутатлар арасында иң өлкән яшьтә булу сәбәпле берничә чакырылышның беренче утырышларын татар телендә ачып җибәрә иде[9]. Депутат буларак ул һәрвакыт татар теле, мәдәнияте, милләте язмышы турында чыгышлар ясый иде, татар халкын дәүләт дәрәҗәсендә яклый иде.

Үзенең соңгы чыгышын Туфан Миңнуллин 2012 елның 26 апрелендә ясый[10].

«

...Без бүгенге көндә “Татарстан – спорт республикасы, Казан – спорт башкаласы” дип әйтәбез. Бик әйбәт. Спорт та кирәк. Барысы да кирәк. Әмма ләкин бер юнәлештә генә үсү безне мактамый. Сезнең, әйтик, театрдан спектакль карап чыкканнан соң тамашачыларның җыелып сугышканын ишеткәнегез бармы? Юк. Ә хоккей карагач чыгып сугышалар. Бу нәрсә дигән сүз? Бу сугышучыларның культура дәрәҗәсе бик түбән, алар спортка неандерталецлар күзлегеннән чыгып кына карыйлар дигән сүз. Ә менә аерым бер кешенең рухи ихтыяҗы буларак моңа карамыйлар. Шуңа күрә без бу әйберләргә аерым игътибар бирергә тиеш...

Туфан Миңнуллин, 2012 елның 26 апреле

»

Чыганак: https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A